Линар Закиров Бөгелмә мэры һәм Бөгелмә районы башлыгы итеп сайланды

Ачык тавыш бирүдә Линар Закиров кандидатурасы өчен шәһәрнең 20 депутаты һәм районның 38 депутаты тавыш бирде.

(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ»). Бөгелмәдә IV чакырылыш шәһәр һәм район Советларының беренче сессиясе узды. Анда Татарстан Дәүләт Советы депутаты, ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев катнашты. Бу хакта «Бөгелмә газетасы» яза.

Көн тәртибендәге төп мәсьәлә Бөгелмә районы башлыгы, Бөгелмә шәһәре мэрын сайлау булды. Хәзерге башлык Линар Закиров якындагы биш елда катлаулы һәм җаваплы эш көткәнен әйтте. Ул бөгелмәлеләрнең җитәкчелеккә булган ышанычын акларга кирәк, диде.

«Бөгелмә Татарстанның көньяк-көнчыгыш үзәге, өзлексез үсә һәм чәчәк ата торган шәһәр булсын өчен бергә барысын да эшли алачагыбызга шик юк», - диде Закиров.

Васил Шәйхразиев Линар Рөстәм улының соңгы алты ел дәвамында районны уңышлы җитәкләвен искәртте. Бу вакыт эчендә ул үзен нәтиҗәле һәм принципиаль җитәкче буларак күрсәтте, катлаулы хәлләрдә дөрес карарлар тапты.

Ачык тавыш бирү нәтиҗәләре буенча Линар Закиров өчен шәһәрнең 20 депутаты һәм районның 38 депутаты тавыш бирде.