Илсөя Бәдретдинова туган авылында фельдшер-акушерлык пункты ачуда катнашты

Фельдшерлык пункты ачылу хөрмәтенә артистка агач үсентеләре алып кайтып утырткан.

(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ»). Татар эстрадасы йолдызы Илсөя Бәдретдинова туган ягы - Лениногорск районының Иске Шөгер авылында фельдшер-акушерлык пункты ачуда катнашты. Бу хакта «Лениногорские вести» яза.

Фельдшер-акушерлык пункты ачылу хөрмәтенә җырчы күпьеллык үсемлекләр һәм агач үсентеләре алып кайткан һәм утырткан. Җырчының чарада катнашуы авылдашлары өчен зур бүләк булды.

Әлеге фельдшер-акушерлык пункты 1 меңгә якын пациентка хезмәт күрсәтә. Аларны кабул итү өчен барлык кирәкле шартлар тудырылган. Республика программасы ярдәмендә авыл халкы хәзер үз вакытында һәм сыйфатлы медицина ярдәме алачак.

Республика буенча барлыгы 600 шундый модульле фельдшер-акушерлык пункты төзелгән һәм файдалануга тапшырылган.

Тантаналы ачылышта Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов, Лениногорск Үзәк район хастаханәсе баш табибы Рим Амеров, Иске Шөгер авыл җирлеге башлыгы Лилия Шиһапова, шулай ук авыл халкы катнашты.