Фәрит Мөхәммәтшин: Барлык бурычларны халыкара дуслыкка таянып хәл итәрбез

«Юлламада куелган бурычлар барлык дәүләт һәм муниципаль органнар, хуҗалык субъектлары, бизнес вәкилләренең күмәк тырышлыгын таләп итәчәк. Без барыбыз да шундый җаваплылык тоябыз», — дип белдерде Дәүләт Советы Рәисе.

(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Халыкара дуслык, аңлашып яшәү — иң мөһим мәсьәлә. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин журналистларга ТР Президентының Дәүләт Советына еллык Юлламасыннан соң шулай дип белдерде. «Барлык бурычларны халыкара дуслыкка таянып хәл итәрбез», — диде ул.

«Юлламада куелган бурычлар барлык дәүләт һәм муниципаль органнар, хуҗалык субъектлары, бизнес вәкилләренең күмәк тырышлыгын таләп итәчәк. Без барыбыз да шундый җаваплылык тоябыз. Киләсе ел телләр һәм халыклар дуслыгы елы дип кертелүне хупладык. Без күп милләтле, күп динле республика. Программаларыбызда, көндәлек эшебездә дә куелган бурычларны үтәрбез», — дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин.   

Парламент башлыгы Юлламаның эчтәлеге бик тулы, алга караш белән төзелгән, дип бәяләде. «Бурычларыбызны тормышка ашыру буенча Дәүләт Советы Президиумы, Хөкүмәт әгъзалары, Министрлар Кабинеты белән бергәләп комплекслы программа ясап, куелган бурычларны үтәргә исәплибез», — диде.