Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Алексеевск районының Левашево авылында балалар бакчасы ачылды
Мәктәпкәчә учреждение хәзер мәктәп бинасында булачак.
(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ»). Алексеевск районының Левашево авылында балалар бакчасы ачылды. Мәктәпкәчә учреждение хәзер мәктәп бинасында булачак. Бу хакта «Заря» газетасы яза.
Балалар бакчасын күчерү район бюджеты хисабына башкарылды. Укучылар өчен уңайлы, иркен, якты бүлмәләр булдырылган, уенчыклар һәм кирәкле җиһазлар сатып алынган.
Бу шатлыклы вакыйга белән балаларны һәм ата-аналарны мәгариф бүлеге җитәкчесе Ривкат Сөләйманов һәм мәктәп директоры Александр Матвеев котлады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз