Татарстан студентлар саны буенча Идел буенда беренче урында тора

Республика илдә җан башына туры килгән студентлар саны буенча җиденче урынны тота.
(Казан, 24 сентябрь, “Татар-информ”). Югары икътисад мәктәбе институты тикшеренүләре буенча, Татарстан студентлары иң күп булган ун төбәк арасына керде. Бу хакта «Коммерсант» хәбәр итә.Югары икътисади белем бирү институты галимнәре халыкның иң зур өлеше булган 10 төбәкне билгеләгән. Алар арасында Татарстан Республикасы ил буенча җиденче һәм Идел буе федераль округы буенча беренче урында тора. Топ-10 түбәндәгечә: Томск өлкәсе, Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе, Орел өлкәсе, Омск өлкәсе, Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе, Төмән өлкәсе, Татарстан Республикасы, Воронеж өлкәсе, Курск өлкәсе һәм Новосибирск өлкәсе.Тикшеренү авторлары билгеләгәнчә, хәзер Россия студентларының яртысыннан артыгы сигез федераль округның икесендә — Үзәк һәм Идел буе округларында урнашкан. Моннан тыш, башка төбәкләрдән мәктәпне тәмамлаучыларны үзләренә тартучы вузлар саны да артты — Мәскәү һәм Санкт-Петербургка Новосибирск, Самара, Саратов өлкәләре дә кушылды."Төбәктә югары уку йорты булу төбәк эчендә яшьләрне саклап калу инструментларының берсе булып тора. Университет тәмамлаганнан соң һәм югары белем алу турында диплом алганнан соң картина үзгәрә. Бу этапта төбәкара миграция масштабы төбәк эчендәге миграцияләрдән өстенрәк”, — дип аңлата Югары икътисад мәктәбенең тикшеренү авторларының берсе Нияз Габдрахманов.Галимнәр билгеләгәнчә, тулаем Россия “демография чокырыннан” чыга һәм якын арада 18 яшьлекләр саны артып, Россия университетларында белем бирү хезмәтләренә ихтыяҗ артуны көтәргә кирәк.