420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан синоптиклары фаразлавынча, иртәгә республикада алмашынучан болытлы һава, көнчыгыш районнарда яңгыр явачак, калган районнарда явым-төшем көтелми.
Казанда көндез 14-16 градус, Татарстан буенча 12-16 градус җылы тәшкил итәчәк.
26 сентябрьгә каршы төндә республикада болытлы һава, явым-төшемсез диярлек. 3 градустан 8 градуска кадәр җылы булачак, дип хәбәр ителә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе сайтында.