ТР белән чиктәш төбәкләр арасындагы урманнарны кисеп минерализация ясауны тизләтү сорала

Татарстан территориясендәге заказникларында элементар тәртип урнаштыруларын сорап РФ Табигать ресурслары министрлыгы җитәкчелегенә рәсми рәвештә мөрәҗәгать итү кирәк

(Казан, 24 сентябрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Татарстан территориясендәге урманлыкларга якын арында яисә урман эчендә үк урнашкан һәрбер 192 торак пункт тирәсендәге агачларны, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итәр өчен, минерализация ясау яки булганнарын яңарту, янгын куркынычсызлыгы буенча беренчел чаралар комплексын үтәү бурычы тора. Республика белән чиктәш төбәкләр арасындагы, ягъни чикләрдәге урманнарны исә 100 метр киңлектә итеп барлыгы 72,4 чакрымда киселергә тиеш булса, бүгенгә 68 чакрымында агач кисү, төпләрен казып алу һәм минерализация тасмалары сызу буенча 5 урманчылыкта эш төгәлләнгән. Тагын 2 урманчылыкта шушы эшне үтәп чыгу ноябрь азагына планлаштырылган.

Бүген ТР Министрлар Кабинеты Президиумы утырышында быел җәйге чорда гадәттән тыш хәлләрне кисәтү, бетерү подсистемасы һәм гражданнар оборонасы системасы башкарган эшкә нәтиҗәләр игълан ителгәндә чыгыш ясаган ТР урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев шулай дип белдерде. Утырышка рәислек иткән ТР Премьер-министры Илдар Халиков исә моны тизләтергә кушты һәм бер айда башкарып чыгу бурычы куйды. Ә инде 192 торак пункт тирәсенә кагылышлы мәсьәләдә, бу гамәлләр торак пунктта янгын чыкса урманга ут капмасын һәм, киресенчә, урман яна калса йортларга ялкын үрләмәсен өчен бик мөһим, дип басым ясап әйтте ул. Хөкүмәт җитәкчесенең яңа урман ызаннары ясауга ихтыяҗ булу-булмау белән кызыксынуына җавабында министр, РФ Табигать ресурслары министрлыгы белән ике арадагы бәйләнешләргә караган федераль әһәмияттәге Түбән Кама һәм Идел-Кама табигать заказниклары мәсьәләсендә проблема бар, диде. Алар РФ Табигать ресурслары министрлыгы милке санала һәм заказникларның вәкаләтле органы булып тора, ни үкенеч, министрлык ул территорияләр мөнәсәбәтендә берни дә эшләми, дөрес, шушы заказникларга Татарстан Хөкүмәте 3 млн. сум күләмендә акча бүлеп бирде, дип мәсьәләне кузгатты. Бу хәлне уңай якка үзгәртү өчен, Н.Мәһдиев фикеренчә, элементар тәртип урнаштыруларын сорап РФ Табигать ресурслары министрлыгы җитәкчелегенә рәсми рәвештә мөрәҗәгать итү кирәк.