И.Халиков: “Җылылык бирү буенча тагын да салкыннар җиткәнне көтеп торуда мәгънә юк”

Республикада булган 3616 котельныйның бүгенгә 724есе генә эшләтеп җибәрелгән

(Казан, 24 сентябрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Бүген ТР Министрлар Кабинеты Президиумы утырышында ТР Премьер-министры Илдар Халиков җылыту сезонына әзерлек мәсьәләсенә игътибарны юнәлтте. Аның сүзләренчә, республикада булган 3616 котельныйның бүгенгә 724есе генә эшләтеп җибәрелгән, нибары 8 муниципаль берәмлектә генә җылыту сезонын башлау турында карар кабул ителгән, ләкин әлегә Апас районында гына котельныйлар тулысынча эшли.

“Ел саен салкын көннәр җиткәннән соң да объектларга 5-10 көн җылылык бирелми тора, бу исә кешеләргә проблемалар китереп чыгара һәм шушы хәл социаль объектларга, мәктәпләр һәм балалар бакчаларына гына түгел, торак фондка да кагыла. Шуңа күрә, тагын да салкыннар җиткәнне көтеп торуда мәгънә юк, хәзердән үк бу эшне башкарырга кирәк, җитмәсә, технологик яктан ул мәшәкатьләр шактый вакыт таләп итә. Гомумән, республиканың күпчелек районында җылылык көйли торган узеллар, җылылыкны исәпли торган приборлар бар, халыкка кыенлык килмәсен өчен, бу мәсьәләне хәл итәргә кирәк”, - дип белдерде Хөкүмәт башлыгы.

И.Халиков шәрехләгәнчә, республикада җылылык белән тәэмин итү бүгенгә 6 процентка башкарылган. Мәктәп, гимназия, балалар бакчалары кебек мәгариф, шулай ук сәламәтлек саклау объектларының 15әр проценты, мәдәният объектларының 10 проценты җылылыкка тиенгән.