Республикада социаль пакеттан баш тартучылар хәзер 72 процент тәшкил итә

Социаль пакеттан баш тарткан федераль ташламалардан файдаланучылар, кире уйлагыз! Моның өчен 1 октябрьгә кадәр санаулы көннәр калды, дип кисәтәләр ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш белгечләре

(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Бүген ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында уздырылган брифингта 2004 елның 22 августында гамәлгә кергән 122 нче Федераль законда каралган ташламалы рецептлар буенча дарулар белән тәэмин итү программасын тормышка ашыру һәм аңа үзгәрешләр керткән узган елның 22 декабрендәге «Аерым категория гражданнарның матди хәлен яхшырту максатында Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында»гы 269 нчы Федераль закон нәтиҗәсендә бүгенге вазгыять мәсьәләләре каралды. Чөнки законның соңгысы федераль ташламалардан файдаланучыларга социаль хезмәтләр пакетының дарулар өлешеннән баш тартып, ул сумманы (547 сум) ай саен акчалата алу мөмкинлеге бирә. Шуңа кызыгып, республикада социаль пакеттан баш тартучылар хәзер 72 процент тәшкил итә.

Бүгенге очрашуда ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш белгечләре – онколог Рөстәм Хәсәнов, кардиолог Альберт Галявич, пульманолог Александр Визель, невролог Радий Есин, эндокринолог  Энгель Хәсәнов, Казан шәһәре баш эндокринологы Светлана Зянгирова катнашып, алар журналистлар аша татарстанлыларга мөрәҗәгать белән чыктылар: социаль пакеттан баш тарткан федераль ташламалардан файдаланучылар, кире уйлагыз! 2010 елда льготалы рецептлар буенча дару алу өчен 1 октябрьгә кадәр социаль ярдәмнәрне кайтару турында Пенсия фондына гариза бирергә кирәк. Соңга калган очракта 1 ел буена әлеге мөмкинлекне кире кайтарып булмаячак, чөнки РФ законы мондый мөмкинлек каралмаган.

Р.Хәсәнов исә: «Бу акча җыю өчен уйлап табылган кампания түгел, ә гомерне саклап калуга корылган үзара ярдәм фонды. Фондта акча калмаса, димәк, ташламалы рецептлар буенча дарулар алып булмаячак, ә акчага андый медицина ярдәме күрсәтү пациент өчен кул җитмәслек сумма таләп итәчәк. Социаль пакетлардан барысы да файдаланса, дарулар һәммәсенә дә вакытында биреләчәк, бөтен препаратларның да запасы бар», - дип басым ясап әйтте. Хәзерге вакытта Татарстанда 60 мең кеше онкологик авыру буенча исәптә тора. Аларның 29 меңе федераль социаль ташламалардан файдалана, әмма 16 меңе социаль пакетлардан баш тартып, дәүләт биргән андый мөмкинлекне акча рәвешендә алуны хуп күрә. Андый авырулар цикллы була, ягъни бер вакытны пациентның хәле җиңеләеп торган кебек тоелса, аннары көчәеп китә, яман шеш янә барлыкка килергә мөмкин. Дөрес итеп дәвалаганда, яман шешләрнең кайсыларына айга 30 мең-50 мең сум акча таләп ителсә, кайберләренә, әйтик, күкрәк яман шешен дәвалауга 1,4 млн. сум акча кирәк, бер ампула гына да 20 мең сум тирәсе тора. Авыру үз кесәсеннән шуның кадәр акчаны чыгара аламы, ә социаль пакетның медицина хезмәтләренә каралган средстволары аша моны уңай хәл итеп була, шуңа күрә барлык федераль льготачыларга да социаль пакетлар алырга кирәк, дип өнди республиканың баш онкологы.

2006 елда, мәсәлән, онкологик авыруларга шушы социаль пакет буенча 700 млн. сумлык рецепт язылган булса, хәзер ул акчалата бирелә башлагач, 86 млн. сумлык кына языла. Бу онкологик авырулар саны кимеде дигән сүз түгел, киресенчә. Бүгенгесе белән яшәп, кешеләр киләчәген уйлап бетерми, дип аңларга кирәк моны, диде Р.Хәсәнов. 

ТР да бүген 500 мең тирәсе кеше йөрәк авыруыннан һәм кан басымы югары булудан интегә, аларга бәйле башка авырулар да шуларга килеп кушыла. Онкологик авырулар гына түгел, шулай ук йөрәк-кан тамырлары, шикәр авырулары буенча инвалидлар да социаль пакетларда каралган мөмкинлекне юклы-барлы акчага өстен саный, әмма бу ялгыш караш, чөнки андый авыруларның соңгылары кешенең гомере буена дәвам итәргә мөмкин, дип шәрехли А.Галявич.

Татарстанда бүген 75 меңнән артык шикәр авырулы кеше исәпләнә, шуларның 7 меңнән күбрәге (10 процент чамасы) инсулинсыз яши алмый, ягъни I типтагы санала, ә Казанда – 5 меңе. II типтагы шикәр авыруы белән интегүчеләр дә әлегә таблеткалар кулланса, алга таба инсулинга бәйлегә әйләнергә мөмкин, ә ул бик кыйммәткә төшә. Шикәр авыруы исә начар дәваланган очракта кешене сукырайтырга, бөерләре эшләмәскә, аякларына гангрена булып бөтенләй аяксыз калырга мөмкин. «Табип буларак халыкка мөрәҗәгать итеп, дәвалау сыйфаты түбән төшмәсен дисәгез, социаль пакеттан баш тартмагыз, аны акчага алыштырганнар исә кире уйлагыз!» - ди Э.Хәсәнов.

Әгәр инде авыру дәүләт биргән мөмкинлектән баш тарта икән, ул, хәле авыраеп киткәндә, акча мәсьәләсендә үзенең мөмкинлекләренә генә таянырга мәҗбүр була. Сәламәтлек саклау министрлыгы баш белгечләре татарстанлыларны бу мәсьәләдә төптән уйлап бетерергә киңәш итәләр, чөнки социаль пакеттан баш тартып, ташламалардан файдаланучы өчен бушлай булган медицина ярдәменнән, дарулар һәм препаратлардан колак кагу аның өчен отышлы түгел, дип бертавыштан мөрәҗәгать итәләр.