Вадим Хоменко:" Кешеләрне яңа системага күчүгә психологик яктан әзерләргә кирәк "

Мәдәният тармагына яңа системаны кертү эшен оештыра башлауга, бу өлкә оешмалары өчкә бүленгән. Китапханә һәм музейлар, мәдәни-ял итү учреждениеләре, башк
(Казан, 24 сентябрь, "Татар-информ", Римма Гатина). Бүген ТР Дәүләт Советында бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакын тармак системасы буенча түләүгә күчү нисбәтеннән фикер алышуларда профильле министрлыклар җитәкчеләре дә катнашты һәм үз тәкъдимнәрен җиткерде.
Утырышта ТР Мәгариф министры урынбасары Вадим Хоменко чыгыш ясап, кешеләрне яңа системага күчүгә психологик яктан әзерләргә кирәклеген ассызыклап үтте. Ул министрлык тарафыннан хезмәт хакын билгеләү буенча тәкъдимнәр эшләнеп, айлык, бер кварталлык һәм бер еллык критерийлар кертелүен белдерде.
Вадим Хоменко бүген көн үзәгендә торган проблемаларга тукталып, мәгариф тармагында эшләүчеләрнең хезмәт хакы икътисад тармагында эшләүчеләрнекеннән 40 процентка кимрәк икәнлеген, тармак системасы буенча түләү бу проблеманы чишәрме – моңа җавап бирергә авыр булуын хәбәр итте. Ул шулай бүгенге көндә мәгарифкә инвестицияләр тарту, мәсәлән, мәгариф кредиты, белем бирү тармагында иминиятләштерү кебек алымнарның эшләмәвен билгеләп үтте.
ТР мәдәният министры урынбасары Гөлнара Хафизова исә яңа системаның белгечләрне кыскартуга кайтып калырга тиеш түгеллеген ассызыклап үтте. "Бүгенге көндә клубларда болай да бер мөдир генә эшли. Бу очракта идеология эше турында сүз алып барып та булмый", - диде ул.
Мәдәният тармагына яңа системаны кертү эшен оештыра башлауга, бу өлкә оешмалары өчкә бүленгән. Китапханә һәм музейлар, мәдәни-ял итү учреждениеләре, башкару осталыгы төркемнәре өчен аерым критерийлар эшләнгән. Билгеле, муниципаль берәмлекләрдә бу төркемнәрнең икесе генә гамәлгә кертелә.
Г. Хафизова билгеләп үткәнчә, алар өчен проблема булып стаж өчен өстәмәләр билгеләү мәсьәләсе тора. Ә ике дәүләт телен белгән өчен өстәмәне сыйфат өчен булган өстәмәләргә кертергә булганнар.
Агымдагы елның 1 нче сентябреннән республиканың Саба районында һәм Чаллы шәһәрендә тәҗрибә рәвешендә кертелә башлаган тармак системасы кайбер кешеләрнең яңа шартларда хезмәт хакы кимүен күрсәткән. Чөнки аларга элегрәк югары разрядлар бирелгән. Тикшерүләр нәтиҗәсендә бу белгечләрнең үзләренә тиешле булмаган урында утырулары ачыкланган. Бу кешеләр нәтиҗәдә хезмәт хакының 10-15 процентын югалтачак. ә профессионализмы, белеме һәм эш күнекмәләре булган белгечләрнең 1-2 мең сум күләмендә хезмәт хакы артачак.