Ульяновски өлкәсе Хөкүмәтендә милли мәсьәләләргә багышланган киңәшмә

Ульяновски өлкәсе Хөкүмәтендә милләтләр эшләре буенча губернатор советының чираттагы утырышы булып узды
(Ульяновски, 24 сентябрь, “Татар-информ”, Исхак Хәлимов). Ульяновски өлкәсе Хөкүмәтендә милләтләр эшләре буенча губернатор советының чираттагы утырышы булып үтте. Өлкә башлыгының милли мәсьәләләр буенча киңәшчесе Александр Павлов рәислегендә узган утырышта милли-мәдәни мохтәриятләр һәм җәмгыятьләр, мәгариф, мәдәният, гаммәви коммуникацияләр департаментлары җитәкчеләре катнаштылар.
Губернатор советы әгъзалары Ульяновски өлкәсе халыкларының беренче корылтаен үткәрү концепциясе турында фикер алыштылар. Корылтайны Халыкның бердәмлеге көнендә, ягъни 4 ноябрьдә уздыру күздә тотыла. Әлеге мөһим чара җирле хакимият органнары тарафыннан гамәлгә ашырылучы милли сәясәтне яңа эчтәлек белән баету, мәдәни мохтәриятләр һәм җәмгыятьләр белән хезмәттәшлекне ныгыту мөмкинлеге бирәчәк, диде Александр Павлов.
Ә өлкәнең мәдәният департаменты директоры урынбасары Александр Колтун 1989 елда Халыклар дуслыгы йорты сыйфатында ачылып, соңрак Милли мәдәниятләрне яңарту һәм үстерү үзәге итеп үзгәртелгән мәдәният учагының киләчәк язмышына ачыклык кертте. Шәһәребезнең нәкъ үзәгендә - Ленин урамында урнашкан Милли мәдәниятләр үзәге тиздән мөстәкыйль юридик зат статусын югалтачак, ягъни исәп-хисап счеты белән мөһереннән колак кагачак икән. Соңгы ике дистә ел эчендә барлык милләтләрнең дә уртак йортына әверелгән үзәкне бу юлы инде Халык мәдәнияте үзәгенең филиалы итеп үзгәртергә ниятлиләр. Ә әлегә кадәр Халыклар дуслыгы йорты каршында эшләп килгән татар, чуаш, мордва мәдәни үзәкләренә милли бүлекләр статусы бирелүе хакында мәгълүм булды.
Өлкә Хөкүмәтенең гаммәви коммуникацияләр департаменты вәкиле Владимир Лучников исә милли телләрдә нәшер ителүче мәгълүмат чараларын финанслау проблемасына тукталды. Агымдагы елның 1 мартыннан өлкә автоном учреждениесе статусына күчерелгән “Өмет” газетасы редакциясенә бюджеттан акча хәзер дәүләт заказы нигезендә биреләчәк, татар басмасы чыгымнарының 75 процентын үз хисабына каплый, диде В.Лучников. Ә татар мохтәрияте җитәкчеләре өлкә радиосында милли тапшырулар булдыру һәм “Чишмә” телетапшыруларын элеккеге форматына кайтару, ягъни атна саен эфирга чыгару мәсьәләсен күтәрделәр.
Советның киләсе утырышында милли мәгарифне үстерү мәсьәләләре тикшереләчәк. Кызганыч ки, татар авыллары мәктәпләрендә дә ана телен өйрәнү өчен билгеләнгән сәгатьләр саны кыскартыла, татар теле буенча дәреслекләр җитешми, педагогик кадрларга кытлык зур, диде өлкә татар мохтәрияте рәисе урынбасары Рифгать Әхмәдуллов. Ә губернатор киңәшчесе Александр Павлов өлкә башлыгы Сергей Морозовның октябрь-ноябрь айларында барлык милли-мәдәни мохтәриятләр һәм җәмгыятьләр активистлары белән очрашулар уздырырга җыенуы турында хәбәр итте.
Утырышта милли берләшмәләрнең агымдагы елның ахырына кадәр эш планы да расланды. Анда 17 октябрь көнне Ульяновски шәһәрендә Татар мәдәни үзәге бинасын һәм Кол Гали һәйкәлен ачу тантанасы да кертелгән.