Төмәндә «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалын караудан мәхрүм булганнар бар

Төмәннең Үзәк округында кабельле телетапшырулар буенча хезмәт күрсәтүче «Русская компания» җәмгыяте «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалын үз программаларыннан төшереп калдырды
(Төмән, 24 сентябрь, «Татар информ», Бибинур Сабирова). Төмән шәһәренең Үзәк округында кабельле телетапшырулар буенча хезмәт күрсәтүче «Русская компания» җаваплылыгы чикләнгән акционерлык җәмгыяте «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалын үз программаларыннан июнь аенда ук төшереп калдырган иде, әле дә кайтармый тора.
Казан тапшыруларын яратып караган милләттәшләребез 44 канал арасынннан нәкъ менә «Татарстан – Яңа гасыр» каналының төшерелеп калдырылуының сәбәбен «Русская компания» җәмгыятенең җитәкчеләреннән белә алмаганнар. Бу җәмгыятьнең җитәкчеләре: «Без «Уралсвязьинформ» җаваплылыгы чикләнгән акционерлык җәмгыятенә буйсынабыз, алар безгә бу каналны төшереп калдырырга кушты», - дип җавап биргәннәр.
Телетапшырулар тамашачыларына «Уралсвязьинформ» җәмгыяте вәкилләре дә ачык кына җавап бирмәгән, «Татарстан – Яңа гасыр» тапшыруларын карарга теләгәннәрдән имзалар җыеп килегез, дигән киңәшләре белән аптырашта калдырганнар аларга мөрәҗәгать итүчеләрне.
Милли эшләр комитетының баш белгече Рифкать Насыйбуллиннан ярдәм сорау да уңай нәтиҗә бирмәгән.
Күптән түгел әлеге мәсьәләнең асылын ачыклау үтенече белән миңа мөрәҗәгать иттеләр якташларыбыз. Бу мәсьәләгә карата Мәгълүмат сәясәте департаменты директоры урынбасары Сергей Васильевич Белкин аңлатма бирде:
«Уралсвязьинформ» акционерлык җәмгыяте – коммерция нигезендә эшли, ул безгә карамый һәм буйсынмый. Бу җәмгыять кабельле телетапшырулар программасыннан рейтингы түбән булган, я керем кертми торган каналларны алып ташлый, яңаларын өстәп тора. Әгәр дә «Татарстан – Яңа гасыр» каналын алганнар икән, димәк, ул бу җәмгыятькә бернинди дә файда китермәгән, анда рекламалар урнаштыру мөмкин булмагандыр. Казан тапшыруларын кире кайтару өчен, чынлап та, иң үтемле чара – телетамашачыларның үтенече. Телетамашачылардан имзалар җыеп, Казан тапшыруларын программага яңадан кайтару үтенече белән «Уралсвязьинформ»га мөрәҗәгать итү уңай нәтиҗә бирми калмас иде».
Шулай итеп, «Татарстан – Яңа гасыр» каналын кабель телевидениесе ярдәмендә карау мөмкинлегенә ирешү дә татарларның үзләреннән тора икән.