Түбән Камада хәрби часть ачылды

Бүген Түбән Камада хәрби часть ачылды. Аны ачу тантанасында мәртәбәле кунаклар катнашты
(Түбән Кама, 24 сентябрь, “Татар-информ”, Сергей Толмацкий). Бүген Түбән Кама шәһәрендә хәрби часть ачылды. Ул элеккеге Актүбә эчке эшләр идарәсе базасында урнашкан.
Ремонт ясалган бинада 100гә якын солдатны урнаштырдылар. Алар алдына шәһәрдә яшәүчеләрнең тынычлыгын саклау бурычы куелган. Моңарчы шәһәр урамнарында Түбән Камага Казаннан командировкага җибәрелгән хәрби хезмәткәрләр патрульлек итте, аларның составы һәр ике ай саен алышынып торды.
Бу фактны хәрби частьне ачу тантанасында катнашкан Татарстан эчке эшләр министры урынбасары Рафил Ногманов та билгеләп үтте. Аның белән бергә бүген Түбән Камага РФ Эчке эшләр министрлыгының Идел буе төбәк эчке гаскәрләр командованиесе җитәкчесенең беренче урынбасары Александр Шапошников килде.
Солдатлар шәһәр урамнарында бүген кич белән патрульлек итә башлаячаклар. Алар яңа бинага күчү уңаеннан оештырылган кичке аштан соң ук постка басачак.