Түбән Кама районы авылларында “зур ремонт” тәмамлану алдында

Капиталь ремонт Түбән Кама районы авылларын да читләтеп үтмәде. Якын көннәрдә Олы Афанас авылында күп катлы 5 йортны ремонтлау эшләре төгәлләнәчәк
(Түбән Кама, 24 сентябрь, “Татар-информ”, Сергей Толмацкий). Түбән Кама районының Олы Афанас авылындагы күп катлы 6 йортында “Торак фондында капиталь ремонт үткәрү” федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында эшләр төгәлләнеп килә.
Быел бу йортларда җылылык һәм су белән тәэмин итү системасын алыштырдылар, канализация, электр үткәргечләрен яңарттылар, түбәне ремонтладылар һәм йортларның фасадларын буядылар. Боларның барысына да 12 миллион сум акча сарыф ителде.
Хәзерге вакытта ремонт эшләре 99 процентка башкарылган, әлеге күрсәткеч Түбән Кама районында иң яхшылардан санала.