Түбән Кама энергетиклары Гаилә елын билгеләп үтте

Түбән Кама укучылары шәһәр җылылык электр үзәгенең коймасын буяды. Әлеге акция Гаилә елына багышлап үткәрелде
(Түбән Кама, 24 сентябрь, “Татар-информ”, Сергей Толмацкий). Бүген Түбән Кама энергетиклары Гаилә елына багышланган акция үткәрде. Акциядә 3нче мәктәп укучылары катнашты.
Алар Түбән Кама җылылык электр үзәген әйләндереп алган койманы буяп чыкты. Аның җитәкчеләре балалар һәм яшүсмерләргә пумала, буяу һәм киемнәр бирде. Берничә сәгать эчендә укучылар соры диварны диңгез пейзажлары, кыргый һәм әкият геройлары сурәтләнгән гаять зур полотнога әверелдерде.
Эшләрен тәмамлагач яшь рәссамнар җылылык электр үзәгенә экскурсия ясады һәм тәм-томнар белән сыйланды.