Р.Вәлиев: "Тармак системасында ике дәүләт телен белгән һәм кулланган өчен берни каралмаган

Яңа тармак системасына күчү белән бәйле рәвештә, сайлаучыларны хезмәт хакларының күпмегә артачагы, кемнең күпме акча югалтачагы, хезмәткәрләр үзләр
(Казан, 24 сентябрь, "Татар-информ", Римма Гатина). Бүген ТР Дәүләт Советында бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакын тармак системасы буенча түләүгә күчү нисбәтеннән оештырылган фикер алышуларны парламентның Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев ачып җибәреп, тармак системасының элекке бердәм системаны алмаштыруын, яңа системаның максаты хезмәт хакын түләүдә үтәкүренмәлелекне тәэмин итү булуын билгеләп үтте.
Аның сүзләренчә, яңа шартларда җитәкчеләр хезмәт хакын билгеләүдә мөстәкыйльлек ала, һәрбер хезмәткәр бер айлык эш хакының нинди өлешләрдән җыелганлыгын күз алдына китерергә һәм аны арттыруга омтылырга тиеш. "Яңа система эшнең нәтиҗәсен аның сыйфаты белән бәйли", - диде Р.Вәлиев.
Р.Вәлиев ТР Министрлар Кабинеты тарафыннан чыгарылган карардагы бурычларның бары тик яхшыга гына өметләндерүен, шул ук вакытта аларны ничек тормышка ашыру мәсьәләсенең килеп басуын хәбәр итте. Аның сүзләренчә, сайлаучыларны хезмәт хакларының күпмегә артачагы, кемнең күпме акча югалтачагы, хезмәткәрләр үзләрен җитәкчеләренең субъектив карашыннан ничек саклый алуларына, бюджет тармагындагы кыскартуларга кагылышлы сораулар борчый. ТР парламентына һәм Иҗтимагый палатасына килгән хатларда яңа системага күчү белән бәйле борчылу-кайгырулар ярылып ята.
"Депутатларны әле гамәлдә булган өстәмәләрнең язмышы борчый. 2007 елда дәүләт мәдәният хезмәткәрләренә 40 процентка кадәр өстәмәләр билгеләде. Ә яңа система буенча мондый өстәмә музей һәм китапханәләрдә эшләүчеләргә генә 13 процент күләмендә куела", - диде комитет рәисе.
Р. Вәлиев хәбәр иткәнчә, чит телләрне белгән өчен 6-8 процент күләмендә өстәмә каралган. Ә ике дәүләт телен белгән һәм шул телләрдә эшләгән өчен берни дә каралмаган. "Без берничә ел дәвамында бу мәсьәләне хәл итәргә тырышабыз", - дип билгеләп үтте ул.
Халыкны шулай ук хезмәт хакының база өлеше 3 мең сум гына булуы да борчуга сала. "Аны күбәйтергә комачаулык юк. Яңа елдан федераль дәрәҗәдә минималь хезмәт хакы 4330 сум булачак. Кешеләрдә яңача түләү системасы җитәкче урыннарда эшләүчеләр өчен генә файдалы булачак фикер яши" , - дип, тәҗрибәле белгечләрнең хафага төшүен хәбәр итте Р.Вәлиев. Кешеләрне шулай ук җитәкчеләргә турыдан-туры бәйлелек тә куркыта.