Казанның Совет районы Никахлашу сараенда яшь гаиләләр өчен бәйрәм үткәреләчәк

Бәйрәмгә Совет районында яшәүче 25 яшь пар һәм күп балалы 5 ана чакырылган
(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Гаилә елы кысаларында Казанның Совет районы Никахлашу сараенда икенче балалары туган яшь гаиләләр өчен бәйрәм чарасы үткәреләчәк, дип хәбәр итә Совет районы хакимиятенең матбугат хезмәте.
Яшь парларга тантаналы рәвештә торак алу өчен файдаланырга мөмкин булган субсидия таныклыгы тапшырачаклар. Яшь аналар исә ана сертификатлары алачак.
Моннан тыш, бу көнне “Совет районының яшь гаиләсе” клубы да ачылачак. Әлеге клуб районның ЗАГС бинасында урнашыр дип ниятләнә. Анда яшь гаиләләргә мәгариф, социаль ярдәм, торак-коммуналь хуҗалык буенча консультацияләр үткәрәчәкләр, шулай ук психологик ярдәм күрсәтәчәкләр. Клуб эшчәнлеге шулай ук яшь гаиләләрнең проблемаларын хәл итүгә юнәлдереләчәк.
Бәйрәмгә Совет районында яшәүче 25 яшь пар һәм күп балалы 5 ана чакырылган. Сертификатларны хакимият башлыгының урынбасары Ләйлә Фазлыева тапшырачак. Бәйрәмгә шулай ук районның балалар һәм яшьләр эшләре бүлеге, Совет районы Пенсия фонды һәм ЗАГС бүлеге вәкилләре катнашыр дип көтелә.