Казанда җылылык җибәрүне дәвам итәләр

4786 күпфатирлы торак йортларның якынча 1600ендә генә җылылык бирелгән
(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ»). Казанда җылылык җибәрүне дәвам итәләр. Көн саен эш көне тәмамланыр алдыннан Казан башкарма комитетында социаль учреждениеләр һәм торак йортларга җылылык җибәрү буенча штаб утырышлары үткәрелә, дип хәбәр итә Казан шәһәре думасы аппаратының җәмәгатьчелек һәм гаммәви мәгълүмат чаралары белән элемтә бүлеге.
Штаб эшендә ягу чорында килеп туа торган мәсьәләләрне килешеп хәл итүче торак-коммуналь хуҗалык комитеты, шәһәрнең коммуналь һәм торак предприятиеләре вәкилләре катнаша. Искә төшереп үтәбез, 2008-2009 елларны ягулык сезоны 15 сентябрьдә башланган иде.
Беренче чиратта җылылык социаль учреждениеләргә бирелә. Бүгенге көндә 191 мәктәпнең 170енә җылылык җибәрелгән, бу 89 процент дигән сүз. 279 балалар бакчасының 254ендә батареялар җылыта башлады, нәтиҗә 91 процент тәшкил итә. 183 сәламәтлек саклау объектының 98енә җылы бирелгән, бу 54 процент дигән сүз.
Бу атнада җылылык бөтен социаль учреждениеләргә дә җибәрелергә тиеш. Хәзерге вакытта үзәк ягу системасына тоташкан 4786 күпфатирлы торак йортның якынча 1600енә генә җылылык җибәрелгән. 1 октябрьгә кадәр җылылык бөтен йортларда да булырга тиеш.
Бер үк вакытта үзәкләштерелгән җылылык системасын эшләтеп җибәрү һәм режимын көйләү эшләре алып барыла. Шул ук вакытта төрле учреждение, йортлар һәм фатирларда җылылык булмауга бәйле техник кимчелекләр бетерелә.