Казанда “Биоэтика һәм кеше хокуклары” Беренче Бөтенроссия конгрессы узачак

Казанда белгечләр биоэтика проблемалары хакында фикер алышачак
(Казан, 24 сентябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). 26-27 сентябрь көннәрендә Казанда “Корстон” кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексы бизнес-үзәгендә “Биоэтика һәм кеше хокуклары” Беренче Бөтенроссия конгрессы узачак. Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Россиянең башка шәһәрләре, БДБ илләре вәкилләре катнашында әлеге форум ЮНЕСКО химаясе астында үткәрелә. Аны шулай ук БДБ илләре этикасы буенча комитетлар форумы, ЮНЕСКО эшләре буенча РФ Комиссиясе, ЮНЕСКО эшләре буенча РФ комиссиясе каршындагы биоэтика комитеты, Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Россия Фәннәр Академиясенең биотехнологияләр буенча фәнни советы, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, Казан дәүләт медицина университеты оештыра.
Казанда 2013 елда Бөтендөнья Универсиадасы узу белән бәйле рәвештә, Конгресста спорт этикасы мәсьәләсен күтәрү ниятләнә. Төп докладлар белән ТР Премьер-министры урынбасары – мәдәният министры, ЮНЕСКО эшләре буенча Татарстан Хөкүмәте комиссиясе рәисе Зилә Вәлиева, РФ Дәүләт Думасының сәламәтлек саклау буенча комитет рәисе урынбасары С. Колесников, ЮНЕСКО эшләре буенча РФ комиссияс каршындагы биоэтика комитеты рәисе Р. Петров чыгыш ясар дип көтелә.
Биоэтиканың төп проблемалары, пациентларның хокукларын яклау, сәламәтлек саклау өлкәсендә гаделлек, тере табигать белән үзара мөнәсәбәтләр, кеше һәм хайваннарда экспериментлар үткәрү, трансплантология, заманча генетика, кәүсә күзәнәкләр белән манипуляция, үлем белән көрәшүче пациентларга ярдәм күрсәтү, аборт һәм башка өлкәләрдә күзәтелергә мөмкин.