Газотурбовоз – Берлин күргәзмәсендә

Россиядә эшләнгән яңа типтагы локомотив үрнәге «Иннотранс-2008» халыкара транспорт күргәзмәсендә презентацияләнде
(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ»). Россиянең яңа типтагы локомотив үрнәге – газотурбовоз «Иннотранс-2008» халыкара транспорт күргәзмәсендә презентацияләнде. Локомотивларның әлеге яңа төре сыекландырылган табигый газ белән эшли һәм тимер юлларның электрлаштырылмаган участокларында кулланылачак. Мондый локомотив сәгатенә 100 км тизлек белән баруга сәләтле. Берлин күргәзмәсендә тәкъдим ителгән бу техника хәрәкәт иминлеген тәэмин итүче заманча идарә приборлары белән җиһазландырылган, шулай ук машинистның эш урынын һәм мотор бүлеген контрольдә тоту өчен видеокүзәтү системасы урнаштырылган.
Агымдагы ел дәвамында полигоннарда уңышлы сынау узган газотурбовоз июль аенда 3000 тонналы беренче йөкне ташыган. Шундый газотурбовозлар беренче булып табигый газ запасларына бай булган Себердә кулланышка кертеләчәк.
«Россия тимер юллары» ның рәсми сайты хәбәрләре буенча, Россиядә локомотивларның мондый яңа тибын эшләү компания белән Кузнецов исемендәге Самара фәнни-техник комплексы арасында килешү төзелгәннән соң – 2006 елның декабрендә башлана. Проектның авторы – Коломнадагы Бөтенроссия фәнни-тикшеренү һәм конструктор-технология институты. Газотурбовозның беренче тәҗрибә үрнәге Воронеж локомотивларны ремонтлау заводында җыелган.