Ф. Мөхәммәтшин: "Тармак системасына күчүнең кирәклегендә минем шигем юк"

"Бу бик принципиаль мәсьәлә. Аналитиклар аны өлгереп җиткән мәсьәлә диләр. Элеккеге система үз максатына, гаделлеккә ирешмәде.. профессионализмны бәяләмәде. Но

(Казан, 24 сентябрь, "Татар-информ", Римма Гатина). Бүген ТР Дәүләт Советында бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакын тармак системасы буенча түләүгә күчү нисбәтеннән фикер алышуларда парламент Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да катнашты. Ул фикер алышуның мондый формасын хуплавын белдереп, күтәрелгән мәсьәләнең социаль яктан әһәмиятле булуын билгеләп үтте.

Аның сүзләренчә, Россия агымдагы елның декабрь аеннан тармак түләвенә күчә. "Бу бик принципиаль мәсьәлә. Аналитиклар аны өлгереп җиткән мәсьәлә диләр. Элеккеге система үз максатына, гаделлеккә ирешмәде.. профессионализмны бәяләмәде. Новация кирәк иде инде", - дип белдерде Ф.Мөхәммәтшин.

Спикер шул ук вакытта яңа системаны кертү белән бәйле рәвештә, күп сораулар тууын, әмма күпчелек очракта бу системаның кабул ителүен билгеләп үтте. "Хезмәт хакын яңача – һәркемнең керткән өлешенә карап түләү җаваплылык та таләп итә", - дип ул, тармак системасын гамәлгә керткәндә, 122 нче федераль законны тормышка ашырганда килеп чыккан проблемалар тудырмаска чакырды. "Әлеге законның идеясе (ташламаларны акчалата түли башлау) яхшы иде, әмма аны тормышка ашыру үзенчәлекле булып чыкты. Безгә бу нисбәттән үз новацияләребезне кертергә кирәк булып чыкты", - дип, ул, алга таба бик авыр булмасын өчен, бүгенге сөйләшү барышында яңа системаның эшләнеп җитмәгән урыннарын ачыклап бетерергә киңәш бирде.
Ф. Мөхәммәтшин тармак системасына күчүне хуплавын белдереп, аның бик күп законнар кабул итәргә, төзелгән шартнамәләргә үзгәрешләр кертергә этәрүен ассызыклады. Аның сүзләренчә, хезмәт хакының гарантияләнгән база өлешен күтәрүне (әлегә ул 3000 сум булыр дип фаразалана), өстәмәләр мәсьәләсен җентекләп карарга, хезмәт хакын түләү фондын арттырырга чакырды. Шул ук вакытта ул, хезмәткә түләү фондын белгечләрне кыскарту исәбенә тулыландырудан сакланырга чакырды. "Безгә ахыргы нәтиҗә кадерле. Ягъни бюджет тармагы көйле эшләсен, кешеләр лаеклы хезмәт хакы алсын", - дип, спикер республиканың икътисад, финанс министрлыкларының исәп-хисаплары кешедә ничек чагылыш табасын уйлап эшләнгән булырга тиешлеген билгеләп үтте.
Спикер яңа системаның сәяси-иҗтимагый яктан бик җаваплы эш булуын ассызыклап, аның кешеләрнең керемнәре артуга этәргеч булырга тиешлеген әйтте.

"Тармак системасына күчүнең кирәклегендә минем шигем юк. Элекке сетка белән без кешенең эшен күрми идек", - дип белдерде спикер.