Эксперт-криминалистика бүлекчәләре хезмәткәрләренең Бөтенроссия семинары ачылды

Эксперт-криминалистика бүлекчәләре хезмәткәрләре габитоскопик учетларны алып бару хакында сөйләшәчәк
(Казан, 24 сентябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). 24-26 сентябрь көннәрендә Казанда Россия Эчке эшләр министрлыгының эксперт-криминалистика бүлекчәләре хезмәткәрләренең Бөтенроссия семинар-киңәшмәсе уза. Бүген ул РФ ЭЭМ Казан юридик институтында ачылды. Белгечләр “Криминилистика габитоскопик учетларын алып бару практикасының проблемалы мәсьәләләре” темасына фикер алышачак.
Киңәшмәнең төп темасы - җинаятьләрнең эзенә төшкәндә шикләнелгән җинаятьчеләрнең субъектив портретларын (фотороботлар) куллану. Габитоскопия дигәндә, кешенең тышкы кыяфәтен өйрәнү, моңа бәйле рәвештә җинаятьчеләрне яки шаһитләрне табуны күздә тотарга кирәк.
Семинар эшендә Татарстан Эчке эшләр министры урынбасары, юстиция генерал-майоры Андрей Вазанов, Россия ЭЭМ эксперт-криминалистика үзәге бүлеге башлыгы Алексей Кочетков, ТР ЭЭМ эксперт-криминалистика үзәге башлыгы Олег Степущенко, шулай ук Россиянең 76 субъектыннан эксперт-криминалистика үзәкләренең 90 нан артык вәкиле катнаша.
Семинар дәвамында габитоскопик учетларны алып бару, субъектив портретларны әзерләү психологиясе, аларны ясаучы белгечләр әзерлеге, оператив һәм криминалистика бүлекчәләренең хезмәттәшлеге һәм башка мәсьәләләр күтәреләчәк. Моннан тыш, криминалистиканың аеруча проблемалы мәсьәләләренә багышланган түгәрәк өстәл утырышлары кысаларында, төрле төбәк вәкилләре матди-техник тәэминаттагы заманча казанышларын тәкъдир итеп, бу юнәлештәге эш тәҗрибәсе белән уртаклашачак.