Берничә аеруча кискен җинаятьләр кылуда гаепләнүчегә карата җинаять эше судка тапшырылган

Кешеләргә һөҗүм итеп, аларның шәхси милекләрен урлауда гаепләнүче гомерлеккә ирегеннән мәхрүм ителергә мөмкин
(Казан, 24 сентябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). Татарстан прокуратурасы 22 яшьлек Казан гражданины Максим Г. ка карата җинаять эшен суд карамагына тапшырган. Чыгышы белән Кырым якларыннан булган егет моңарчы да җинаять җаваплылыгына тартылган булган.
2005 елда ул Мәскәү шәһәрендә хулиганлык өчен хөкем ителеп, ике ел гомерен гомуми режимдагы колониядә уздыра. ТР прокуратурасының матбугат хезмәте белдергәнчә, хәзер аның гамәлләре өчен гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итү маддәсе дә кулланылырга мөмкин.
Тикшерү фаразлаганча, 2005 елның 27 июнендә Г. алдау һәм кеше ышанычына керү юлы белән зыян күрүченең 7670 сумлык “Sony Ericsson K700” кәрәзле телефонын урлый.
Шул ук елның 26 гыйнварында Г., Восход урамында бер хатын-кыз артыннан күзәтеп, 2 нче йорт янына килеп җиткәч, шаһитләр юклыгына инанып, арттан килеп аңа агач таяк белән суга. Аннан соң ханымга 19200 сум күләмендә матди зыян китереп, аның сумкасын тартып ала. Бу вакыйгадан соң Г. тагын бер хатын-кызга һөҗүм итеп, аның 1920 сумлык шәхси әйберләрен урлый.
Г. ның җинаятьчел гамәлләре моның белән генә тәмамланмый. Алга таба ул корбаннарына карата пычакны эшкә җигә башлый. Гудованцев урамында 35 нче йорт ишегалдында бер хатын-кызның эченә пычак белән төртеп, аның 11350 сумлык шәхси милегенә ия була. Ул вакытта тән җәрәхәтләре зыян күрүчегә авыр зыян китерә.
11 нче март көнне Г. 130 нчы мәктәп ишегалдында үтерү җинаятендә шикләнелә. Тикшерүчеләр версиясе буенча, ул корбанының артыннан килеп, эч һәм бил тирәсенә ике тапкыр пычак белән чәнчи, аннан соң 1650 сумлык шәхси әйберләренә хуҗа була. Тән җәрәхәтләреннән зыян күрүче шул көнне үк хастаханәдә җан бирә.
Тикшерү барышында Г. кылган җинаятьләрендә үз гаебен таныган.