Бөгелмә районында Кече авыл көннәре башланды

Әлеге акция шәһәр һәм районның иң яхшы үзешчән сәнгать коллективлары катнашында зур концерт белән тәмамланачак
(Бөгелмә, 24 сентябрь, “Татар-информ”, Маргарита Суворова). Бүген Бөгелмәдә “Кече авыл көннәре” башланды.
Пенсия фонды, халыкны социаль яклау, сәламәтлек саклау, хезмәт һәм мәшгульлек үзәге, мәгариф идарәсе, прокуратура, шәһәр һәм районның Эчке эшләр идарәсе һәм башка хезмәт җитәкчеләренә беренче булып сорауларны Петровка (Наратлы авыл җирлеге) һәм Сугышлы (Иске Исәк авыл җирлеге) авылында яшәүчеләр бирә ала.
Өстәвенә, авыл халкы күчмә чәчтарашханә, даруханә һәм автокибет хезмәтләреннән файдалана, табибларда медицина тикшеренүе уза ала. Әлеге акция шәһәр һәм районның иң яхшы үзешчән сәнгать коллективлары катнашында зур концерт белән тәмамланачак.