Бөгелмәдә профсоюзлар семинар-киңәшмәсе уза

Анда ТР Профсоюзлар федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова катнаша
(Бөгелмә, 24 сентябрь, “Татар-информ”, Маргарита Суворова). Бүген Бөгелмәдә Татарстан Республикасы профсоюзлары оешкан көнгә 90 ел тулуга багышланган семинар-киңәшмә уза.
Анда шәһәр һәм районның предприятие, оешма һәм учреждение җитәкчеләре, кадрлар белән эшләү, хезмәтне саклау, профсоюзлар активы, муниципалитет белгечләре чакырылган.
Республика профсоюзлары эшчәнлегендәге актуаль мәсьәләләр, шулай ук үз тармакларындагы агымдагы һәм перспективалы бурычлары хакында ТР Профсоюзлар федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова сөйләр дип көтелә.
Семинар барышында профсоюзлар эшчәнлегендә хезмәтне саклау мәсьәләләре, пенсия турындагы законнарның нигезе, хезмәткәрләрнең пенсия хокукларын яклау, профсоюз оешмаларны оешкан төстә ныгыту проблемалары хакында фикер алышыначак.