А. Вазанов: “Габитоскопик учетларны гамәлгә кертүгә мәгълүмати технологияләр этәргеч ясый”

Быел Татарстанда габитоскопия учетлары ярдәмендә җинаятьләрне ачыклауның 500 дән артык очрагы билгеле
(Казан, 24 сентябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). Татарстан Эчке эшләр министрлыгының Эксперт-криминалистика үзәгендә тышкы кыяфәт билгеләре буенча автоматлаштырылган эзләү проблемасы белән 2002-2003 елларда ук кызыксынып, төп дөньяви җитештерүчеләрнең тышкы кыяфәтне тану буенча биометрик системаларын тикшерү эше башланган. Нәтиҗәдә “Портрет-поиск” исемле бердәм система барлыкка килә. Программаның формалашуы барышында тестлаштыру Татарстан эксперт-криминалистика үзәгендә оештырылган.
Бүген Казанда ачылган “Криминалистика габитоскопик учетларны алып баруның проблемалы мәсьәләләре” бөтенроссия семинар-киңәшмәсендә катнашучы Татарстан Эчке эшләр министры урынбасары Андрей Вазанов журналистларга билгеләп узганча, габитоскопик учетларны алып баруга яңа мәгълүмати технологияләр үсеше этәргеч ясады. “Заманча мөмкинлекләр мәгълүмати база пәйда булуга ныклы нигез булып хезмәт итте. Илдә бу система 90 нчы еллар уртасында эшкә җигелә башласа, Татарстанда исә 2005 нче елда Казанның меңъеллыгы алдыннан көчле корал буларак кулланыла башлый”, - дип белдерде Андрей Вазанов.
Министр урынбасары әйтүенчә, быел габитоскопия учетларының җинаятьләрне ачыклауга йогынтысына килгәндә, 500 дән артык фактны мисал итеп китерергә була. Бигрәк тә, “кайнар эзләр” буенча җинаятьнең төбенә төшүдә бу системаның югары нәтиҗәлелеге күзәтелә.
2006 нчы ел азагына республиканың 39 эчке эшләр органында “Портрет-Поиск” эзләү системасы буенча эшче урыннар булдырыла. Аларның күбесе үзәк базага керү хокукына ия. Бу челтәргә тоташтырылмаган эчке эшләр органнары исә, фаразланган җинаятьчеләрнең субъектив портретларын кичектермичә электрон почта аша җибәрә.
2006-2007 елларда системаны җайга салу буенча күләмле эш башкарыла. Мәгълүматны саклау һәм транзакцияләрне башкару өчен көчле серверлар сатып алына. Үткәрелгән чаралар нәтиҗәсендә, урлау, талау, караклык кебек җинаятьләрне ачыклауда габитоскопик учетларның өлеше күпкә үскән.
ТР Эчке эшләр министрлыгының габитоскопик учетларны куллануда эш тәҗрибәсе Россиядә нәтиҗәле дип табылган һәм ил күләмендә гамәлгә кертү өчен өйрәнүгә тәкъдим ителгән.