А.Кудрявцева: "Яңа система конкрет нәтиҗәләргә нигезләнеп хезмәт хакы түләүгә корылган

Яңа система буенча хезмәт хакы түләү өчен күпме акча кирәк дигәндә, утырышта ТР Икътисад министрының беренче урынбасары Алевтина Кудрявцева киләсе ел бюджетында 36 млрд. сум акча салы
(Казан, 24 сентябрь, "Татар-информ", Римма Гатина). Бүген ТР Дәүләт Советында бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакын тармак системасы буенча түләүгә күчү нисбәтеннән фикер алышуларда ТР Икътисад министрының беренче урынбасары Алевтина Кудрявцева катнашып, яңа системаның үзенчәлекләре турында аңлатты, оештыру мәсәләләре турында сөйләде.
Урынбасар хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә республиканың бюджет тармагында 327 мең кеше эшли. Икътисадчылар өчен иң авыр өлкә булып мәгариф тармагы санала. Укытучыларны гына алсаң да, аларның эш нәтиҗәсен ай саен, квартал саен һәм ел ахырында тагын бер кат тикшерергә кирәк. Аларның хезмәт хакын билгеләгәндә, ничә бала укытулары да, Бердәм имтиханнар нәтиҗәләре дә исәпкә алына.
А. Кудрявцева хәбәр иткәнчә, хезмәт хакы база өлешеннән (ул кешенең белеменә карап билгеләнә), компенсация өлешеннән (моңа авыр, зыянлы эш башкарган, дәүләт сере белән бәйле эшләр өчен өстәмәләр керә) һәм кызыксындыру (аңа стаж, сыйфат, тиз эшләү күрсәткечләре, премияләр керә) өлешеннән тора.
"Яңа система конкрет нәтиҗәләргә нигезләнеп хезмәт хакы түләүгә корылган. Мәдәният өлкәсендә әле күп нәрсә эшләнмәгән. Актер, музей хезмәткәрләренә ничек бәя бирәсең? Бу бик үзенчәлекле тармак", - диде урынбасар.
Яңа система буенча хезмәт хакы түләү өчен күпме акча кирәк дигәндә, Алевтина Кудрявцева киләсе ел бюджетында 36 млрд. сум акча салынуын, тагын өстәмә рәвештә 6 млрд. сум акча кирәк булачагын хәбәр итте.