Россия Герое Сергей Крикалев паркта ял итүчеләрнең сорауларына җавап бирде

Очучы-космонавт Казанга Worldskills чемпионаты вәкиле буларак килгән.

(Казан, 24 август, "Татар-информ", Айгөл Шәйхлисламова). Бүген WorkdSkills көннәрендә паркларда ял итү чаралары кысаларында Россия Герое, очучы-космонавт Сергей Крикалев белән Горький-Әмәт урман паркында очрашу үткәрелде. Сергей Крикалев паркка ял итәргә килүчеләрнең сорауларына җавап бирде.

"Космонавт профессиясе популяр булып кала. Мин бөтен гомеремне шул профессиягә бирдем. Безгә космонавт булырга теләүче яшьләр килә. Хәзерге вакытта яңа отрядка җыябыз, документлар кабул итү бара. Никадәр күбрәк профессионаллар килсә, космик программабызның киләчәге шулкадәр яхшырак булачак", - диде Сергей Крикалев "Татар-информ" хәбәрчесенә космонавт профессиясенең популярлыгы турында.

Сергей Крикалев очрашуга килгән паркта ял итүчеләрнең НЛО, космос, Ай, космик корабль турындагы һәм башка сорауларына җавап бирде. Worldskills чемпионатында компетенцияләрнең җитәрлек булуын әйтте.

"Космоска очу өчен бик күп төрле һөнәр осталыклары кирәк. Күп төрле осталыкларның бер җирдә күрсәтелүе, төрле ил кешеләрнең осталык буенча ярышуы космоста барган вакыйгаларга бик якын. Бер көн эчендә галим, пилот, инженер, техник булырга туры килә", - диде Сергей Крикалев.