24 августның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә, республиканың хөрмәтле гаиләләрен кабул итү тантанасы кысаларында, дүрт кешегә "Ана даны" медален тапшырды.

Рөстәм Миңнеханов күп балалы аналарга "Ана даны" медален тапшырды / Дәүләт бүләкләре республиканың иң үрнәк гаиләләрен хөрмәтләү чарасы кысаларында бирелде.



Санкт-Петербургтан Иван WorldSkills чемпионатына түбәтәй киеп килгән / “Казанда нәкъ менә шушындый баш киемнәрендә йөрергә кирәк”, - ди Иван Кувшинов.



Казан Кремленең Спас манарасындагы ут тамашасы 10 млн сумга төшкән / Кичә генә дә Казан Кремлендә дөнья, ил һәм милли сәнгать әсәрләре проектларын 28 мең кеше күрде.
 


Татарстанда урып-җыю башланганнан бирле 2,25 млн тонна ашлык суктырылган / Зәй, Тукай, Минзәлә, Мамадыш, Сарман, Актаныш районнарында уңдырышлылык гектардан 40 центнердан артык тәшкил итә.

Павлодар шәһәрендә татар теле дәресләре яңартыла
/ Ана телен 6-18 яшьлек малайлар һәм кызларга өйрәтәчәкләр. 

Мәскәүдә Хәйдәр Бигичев истәлегенә концерт оештырыла / Программада җырчы репертуарыннан арияләр һәм җырларны татар һәм башкорт эстардасының танылган җырчылары башкарачак. 

Очучы-космонавт Сергей Крикалев паркта очрашуда катнашты /Сергей Крикалев Казанга Worldskills чемпионаты вәкиле буларак килгән.
WorldSkillsтагы StanleyBlack and Decker җиһазлары Россия уку йортларында калачак /StanleyBlack and Decker – АКШта төзүчеләр өчен электр эш кораллары җитештерүче алдынгы корпорация.

Министрлар саммитында халыкара "Казан декларациясе" тәкъдим ителгән

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/08/24/192180/

 

Министрлар саммитында халыкара "Казан декларациясе" тәкъдим ителгән / Декларация Wоrldskills хәрәкәтендә катнашкан илләрдә профессиональ белем бирү өлкәсен бердәм бәяләү стандартларын булдыруны күздә тота.