"Татар-информ"да Татарстанда җәйге-көзге ау сезоны башлану турында сөйләшәчәкләр

Журналистларны аккредитацияләү pr@tatar-inform.ru электрон почтасы аша башкарыла.

(Казан, 24 август, "Татар-информ"). Иртәгә, 25 августта, 11.00 сәгатьтә "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында Татарстанда җәйге-көзге ау сезоны башлануга багышлаган матбугат очрашуы үтәчәк. Шулай ук чарада лицензия-рөхсәт системасы өлкәсендәге үзгәрешләр турында сөйләячәкләр.

 Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану идарәсенең хайваннар дөньясы объектларын куллануны күзәтү бүлеге башлыгы Радик Мөтәхәров; лицензияләү, дәүләт исәбе, кадастр һәм хайваннар дөньясы объектларын куллануны җайга салу бүлеге башлыгы Ринат Чиспияков һәм Татарстан Республикасы буенча милли гвардия федераль хезмәтенең Татарстан идарәсе башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Сергей Кайдалов чараның спикерлары булып тора.

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы сайтында матбугат конференциясенең онлайн-трансляциясе алып барылачак. Теләгән кешеләр видеога шәрехләрдә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алачак.

Журналистларны аккредитацияләү pr@tatar-inform.ru электрон почтасы аша башкарыла.