Казанда травматолог-ортопедлар имгәнүләр, сөяк-буын авыруларын дәвалау турында сөйләшә

Соңгы 5 ел эчендә травмаларга бәйле үлем очракларын 20 процентка киметүгә ирешелде, ди Татарстан травматологы Сергей Кривошапко.

(Казан, 24 август, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген Казанда травматолог-ортопедларның VI Евразия конгрессы ачылды. 26 нчы августка кадәр дәвам итәчәк бу форумга Россиядән, Беларусь, Казахстан, Кыргызстан һәм Үзбәкстаннан травматология һәм ортопедия өлкәсе белгечләре, Бөекбритания, Германия, Словакиядән экспертлар җыелган.

Конгресста сөяк һәм буын авыруларын дәвалауда инновацион технологияләр, балалар травматологиясе һәм ортопедиясе, ортопедия авыруларын операцияләрсез дәвалау, эндопротезлау, травматологиядә хирургиянең катнашын мөмкин кадәр аз күләмле итү, умырткалык хирургиясендә заманча алымнар һәм башка мәсьәләләр күтәрелә.

Республика клиник хастаханәсе баш табибы урынбасары, Травматология фәнни-практик үзәге җитәкчесе Сергей Кривошапко сүзләренчә, конгресс уздыру урыны булып Казан очраклы гына сайланмаган. Беренчедән, Татарстанда 2017 ел травматизм һәм ортопедия авыруларын профилактикалау елы буларак уза. Икенчедән, республикада бу өлкәдәге хезмәт тотрыклы үсеш ала. Сергей Кривошапко әйтүенчә, соңгы 5 ел эчендә травматизмнан үлемне 20 процентка киметү, ә юл-транспорт һәлакәтләре нәтиҗәсендә үлемне 1,5 тапкыр киметүгә ирешелгән. Табиб Казан профессорларының, фәнни мәктәбенең травматология һәм ортопедия өлкәсендәге проблемаларны хәл итүдә казанышлары шактый танылган булуын билгеләп узды. Аның әйтүенчә, Казан дәүләт медицина университетының травматология һәм ортопедия кафедрасы быел 50 еллыгын билгеләп үтә.

"Югары технологияле медицина ярдәме күләме елдан-ел арта. 5 ел элек республика халкына 1860 эндопротезлау ясасак, быел бу сан 3 меңнән арта. Буыннарга эндопротез операцияләре саны 3 мәртәбә артты. Тез һәм җилкә, аяк табаны, оча-бот буыннарына эндоскопиянең яңа алымнары үзләштерелде. Ген-күзәнәк терапиясенең яңа ысуллары эшләнә, ягъни сүз ортопедия авыруларын хирургия юлы белән дәваламау турында бара. Болар травматизмнан, аеруча юл-транспорт һәлакәтләре нәтиҗәсендә имгәнүләрдән үлемне киметүгә китерде", - дип Сергей Кривошапко аварияләргә эләккәннәрнең гомерен саклап калу юнәлешендә республикада 21 травматология үзәге эшләвен әйтте. 4 ел эчендә юл-транспорт һәлакәтләре нәтиҗәсендә үлем 1,5 тапкыр кимегән.

Евразия конгрессының мактаулы президенты Сабырбәк Җумабәков бу конгрессның идея авторы Кыргызстан булуын билгеләп узды. Конгрессның беренчесе 2007 елда Ыссык күл буенда узган, бүген бу конгрессның - алтынчысы. Бишенчесе Италия ортопедлары инициативасы белән Римда үткәрелгән булган, киләсе эстафета Казахстанга тапшырыла.

Санкт-Петербургның Р. Вреден исемендәге Травматология һәм ортопедия институты директоры Рәшит Тихилов үзара тәҗрибә уртаклашу өчен мондый конгрессларның файдалы булуын билгеләп узды. Ул кул чугы хирургиясе, травматология буенча дәвалау Татарстанда яхшы тәкъдим ителсә дә, ортопедия буенча Татарстанның әлегә беренче позицияләрдә булмавын билгеләп үтте. “Бүгенге көндә Петербургта сөякләрдәге төзексезлекләрне бетерү, 3D технологияләр яхшы үсеш ала. Иң мөһиме имплантантлар булдырдык, болар импортны алмаштыру ягыннан әһәмиятле”, - ди ул.

Травматизм актуаль медицина-социаль проблемаларның берсе булып тора. Ел саен дөньяда имгәнүләрдән һәм кыйналудан 5 миллионнан артык кеше үлә, бу гомуми үлем күрсәткечләренең 9 процентын тәшкил итә. ВИЧ, малярия, туберкулездан да шуның кадәр кеше үлә. Татарстанда 2016 елда травматизм күрсәткече 1 мең кешегә 103,4 не тәшкил иткән, ягъни һәр унынчы кеше травмалар алган.

2016 елда барлыгы 400 115 имгәнү теркәлгән, шул исәптән 99 826 сы – балаларда. Юл-транспорт һәлакәтләре нәтиҗәсендә 8046 имгәнү алынган, шул исәптән 714 имгәнүгә балалар дучар булган.

2016 елда Татарстанның амбулатор-сырхауханә учреждениеләренә имгәнүләр уңаеннан зарланып 950 меңнән артык мөрәҗәгать килеп ирешкән, имгәнеп 47 меңнән артык кеше хастаханәгә озатылган.

Терәк-хәрәкәт аппараты авырулары да актуаль проблема санала. Остеопороз бу структурада аерым урынны алып тора. Дөньяда һәр өч секунд саен остеопороз нәтиҗәсендә бер сыну очрагы теркәлә. 50 яшьтән соң, өч хатын-кызның берсе һәм биш ир-атның берсе гомеренең калган көннәрендә остеопороз нәтиҗәсендә берәр җире сынуга дучар була. Республика клиник хастаханәсенең Травматология бүлеге мәгълүматларына караганда, оча сөяге сынган өлкән яшьтәге пациентлар саны 80 процентка җитә.