Актаныш районында 10 алдынгы комбайнчыга чираттагы премияләр тапшырылды

Чәршәмбе көнне район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Дәниф Харисов комбайнчыларга район башлыгының премиясен тапшырды.

(Актаныш, 24 август, "Татар-информ", "Актаныш таңнары"). Узган атна нәтиҗәләре буенча иң күп икмәк җыйнап алган 10 комбайнчыга бирелүче муниципаль район башлыгының махсус премиясенә бу юлы Чиялек хуҗалыгыннан Шәехов Азат, “Чишмә“ агрофирмасыннан Хәмзин Мансур, Саф хуҗалыгыннан Батыров Ленар, Салихов Ринат, Насифуллин Лирун, “Актаныш“ агрофирмасыннан Җәмилов Зәки, Мирзаханов Равил, Башак хуҗалыгынннан Мәрдәнов Нәвис, Хәйдәров Динар, СПСК Агыйделдән Бикмөхәмәтов Хәлимнәр лаек булды, - дип яза җирле басма. 

Ул бәхетлеләрнең өчесе - “Саф” хуҗалыгыннан. Чәршәмбе көнне район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Дәниф Харисов әлеге хуҗалыкта булып, бу комбайнчыларга район башлыгының премиясен тапшырды.