ТР буенча Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек идарәсе балалар товарлары буенча "кайнар линия" ачты

Татарстан халкыннан шалтыратулар эш көннәрендә кабул ителә

(Казан, 24 август, “Татар-информ”). Белем көне һәм 2015-2016 нчы уку елы алдыннан, Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе балалар товарларының сыйфаты һәм куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча халыкка тематик консультация бирәчәк. "Кайнар линия" 24 нче августтан 6 нчы сентябрьгә кадәр эшләячәк, дип хәбәр итә ведомствоның матбгат хезмәте.

Балалар товарларының куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча Татарстанда яшәүчеләрдән шалтыратулар эш көннәрендә сәгать 10.00 нан алып 16.00 га кадәр (төшке аш – 12.00-12.45) 8 (843) 272-69-33 телефоны буенча кабул ителә, кулланучылар хокукларын яклау һәм балалар товарларының сыйфаты мәсьәләләре буенча 8-917-287-85-62 телефонына шалтыратырга кирәк.

Идарә белгечләре кулланучыларны балалар өчен өс һәм аяк киемнәре, уенчыклар, мәктәп формасы сыйфаты һәм куркынычсызлыгы, шулай ук әлеге категория товарларга карата гамәлдәге норматив гигиена таләпләре буенча мәгълүмат бирә ала.