420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 24 август, “Татар-информ”). 26 нчы август 14 сәгатьтә ТР буенча Баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов һәм Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Айрат Әхмәтшин гражданнарны кабул итәчәк.
Очрашу Алабуга шәһәре, Нефтьчеләр урамы, 30 нчы йорт адресы буенча узачак. Гражданнарны кабул итү турында мәгълүматны 221-74-14, 221-80-35 телефоннарына шалтыратып белешергә була, дип хәбәр итә Россия ТКның ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте.