Үткән атнада 23 татарстанлыда ВИЧ-инфекция ачыкланган

Казанда шундый 8 очрак теркәлгән

  (Казан, 24 август, «Татар-информ»). 13-19 августта Татарстанда ВИЧ-инфекция йоктыруның 23 очрагы ачыкланган, дип хәбәр итә Россия Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе.
Шулай итеп, бу чорда Казанда бу авыруның 8 очрагы теркәлгән, Әлмәт районында - 6, Лениногорск районында - 3, Чаллыда - 2, Алабуга, Кайбыч, Нурлат һәм Ютазы районнарында - берәр очрак.