420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 24 август, “Татар-информ”). Узган атнада Казанның ашыгыч медицина ярдәме бригадалары 7 мең 661 тапкыр чакыру буенча чыккан, дип хәбәр ителә шәһәр мэриясе порталында.
5917 чакыру төрле авырулар белән бәйле булган, шул исәптән – 148 шалтырату баш мие кан әйләнеше бозылу факты буенча, 40 мөрәҗәгать кискен инфаркт миокарды буенча.
Ашыгыч медицина ярдәме бригадасы җәмәгать урыннарына 1474 мәртәбә барган, 1107 тапкыр – бәхетсезлек очракларына. 60 чакыру юл-транспорт һәлакатләре урыннарына булган, аварияләрдә 71 кеше зыян күргән, 43 кеше дәвалау учреждениеләренә озатылган.
Ашыгыч ярдәм хезмәте 18 тапкыр янгын чыккан урыннарга ашыккан. Бала тудыруга озату өчен 112 чакыру теркәлгән.