"Бердәм Россия" Татарстан төбәк бүлеге хезмәттәшлеккә һәрвакыт әзер - Ф.Мөхәммәтшин

"Бердәм Россия" БСП ТТБ секретаре "Бердәм Россия" яшь гвардиясе" төбәк штабы җитәкчесе Ксения Владимированың эштән китүен аңламавын белдерде

 (Казан, 24 август, «Татар-информ»). Бүген "Бердәм Россия" партиясенең ТТБ төбәк сәяси советы утырышы узды. Анда катнашучылар партиянең Генераль советы һәм "Бердәм Россия" яшь гвардиясе" Координацион советы адресына белдерү белән чыгыш ясады.

Сәяси совет утырышына Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин һәм республика прокуроры урынбасары Сергей Старостин чакырылган иде.

Сәяси совет утырышы башында ук эчке эшләр министрына сүз бирелде. А.Хохорин билгеләп узганча, бүген республика законсыз уен салоннарын ачыклау һәм ябу буенча Россиядә лидерларның берсе булып тора. Министр сүзләренә караганда, закон чыгаручылар белән бергәләп законсыз уен бизнесы өлкәсендәге законнарны катгыйлатуга ирештек: быел 43 җинаять эше кузгатылды. Җәмәгатьчелектән уен салоннарына каршы көрәш буенча теләсә нинди хәбәрне кабул итәргә әзер. Моның өчен "Халык контроле" сайтында махсус опция булдырылган, аның буенча ЭЭМ на 179 хәбәр килгән.

Хохорин шулай ук "Бердәм Россия" сәяси советы әгъзаларына “Бердәм Россия” яшь гвардиясе” активисты, “Агенты” федераль проектының Татарстан вәкиллеге лидеры Эдуард Сәләхетдинов белән бәйле хәлне тикшерү барышы турында белдерде. "Өч шикләнелгән затның дәлилләре бар, аларның "Агенты" проекты кураторына һөҗүм итүдә катнашы булуы ачыкланмады. Тикшерү дәвам итә һәм минем шәхси контрольда", - дип белдерде ул.

Бүген утырышта ММЧдагы мәгълүмат кампаниясе буенча фикер алыштылар, сәяси совет әгъзалары фикеренчә, ул "Татарстан Республикасына каршы юнәлдерелгән" һәм "аптырашка калдыра".

"Бердәм Россия" БСП ТТБ Секретаре, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, "Бердәм Россия" төбәк бүлеге һәрвакыт ачык хезмәттәшлеккә әзер, дип билгеләп үтте.

"Бу белдерүләр суд ярдәмендә ачыклау таләп итә. Хокукый нигезләнмәгән, хисси гамәлләрне без тикшерүгә басым буларак кабул итәбез һәм хокук саклау структуралары белән суд инстанцияләре бу вакыйга хакыйкатен һәм сәбәпләрен ачыклаячагына ышанабыз", - дип ассызыклады Татарстан "бердәмроссиялеләр"е лидеры.

Ул шулай ук "Бердәм Россия" БСП ТТБ секретаре "Бердәм Россия" яшь гвардиясе" төбәк штабы җитәкчесе Ксения Владимированың эштән китүен аңламавын белдерде һәм хезмәттәшләре игътибарын хәзергә кадәр аны эшеннән азат итү сәбәпләре буенча рәсми җавап алмавына юнәлтте.

Бүген "бергәләп ил һәм аның төбәкләре өчен актуаль булган законсыз уен бизнесына каршы көрәш мәсьәләләре буенча фикер алышуны бергәләп практик гамәлләргә күчерү турындагы карар" партиянең Генераль советы һәм "Бердәм Россия" яшь гвардиясе" Координацион советы адресына белдерелде.

"Без Россиядә иң эре партия бүлеге, безнең сүзне тыңламыйча кала алмыйлар", - дип саныйлар сәяси совет утырышында.

"БР" БСП ТТБ мәгълүмат үзәге шул хакта белдерә.

Фотосурәт tatarstan.er.ru сайтыннан алынды.