news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лениногорск районында Зәй-Каратай авылында яңа күпер салдылар

Күпер «Татнефть» җәмгыяте хисабына төзелде.

Лениногорск районында Зәй-Каратай авылында яңа күпер салдылар
Сергей Трусов

(Лениногорск, 24 июль, «Татар-информ», «Заман сулышы»). Лениногорски районының Зәй-Каратай авылында «Татнефть» җәмгыяте генераль директоры урынбасарлары Азат Ягафаров һәм Ринат Шәфигуллин район башлыгы Рәгать Хөсәенов белән берлектә авылда Каратай елгасы аша салынган яңа күперне карадылар.

Күпер «Татнефть» җәмгыяте хисабына төзелде.

«Иске күпер 1980 елда төзелгән иде, 41 ел хезмәт итте. Берничә мәртәбә ремонтланды, тик еллар уза барган саен ныклыгын югалтты, соңгы елларда җиңел машиналар гына үтә алды. Зур техника, янгын сүндерү, ашыгыч ярдәм машиналары моннан йөри алмый иде», — дип сөйләде Зәй-Каратай авыл җирлеге башлыгы Миләүшә Идиятова.

Нефтьчеләр үз өсләренә финанс ягын алалар, төзүчеләр тиз арада сыйфатлы итеп эшне башкаралар һәм — ышанычлы, яхшы итеп төзелгән күпер әзер була.

Шулай ук очрашуда авылда яшәүчеләрне су белән тәэмин итү проблемасы да нефтьчеләрнең контроленә алынды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100