news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Коронавирустан вакцина ясатмаган хезмәткәрләрне эштән читләштерергә рөхсәт ителде

Эшчеләрнең хезмәт хакы сакланмый.

(Казан, 24 июль, «Татар-информ»). Covid-19 инфекциясеннән вакцинация узу турындагы документны вакытында тапшырмаган хезмәткәрне, хезмәт хакын сакламыйча гына, приказ нигезндә эштән читләштерергә рөхсәт булды.

Бу турыда Россиянең Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы һәм Кулланучылар хокукын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенә (Роспотребнадзор) сылтама белән «РИА Новости» хәбәр итә.

Эштән читләштерү РФ Хезмәт кодексы һәм 1998 елда чыккан «Йогышлы авыруларны иммунопрофилактикалау турындагы» Федераль закон буенча каралган. Бу чара вакцина ясатуга медицина каршылыгы булган хезмәткәрләргә кагылмый. Аларны дистанцион эшкә күчерергә киңәш ителә.

Ике ведомство белгечләре исәпләп чыгарганча, коронавирусның таралуын тотрыкландыру өчен, 80 проценттан да ким булмаган күләмдә күмәк иммунитетны тәэмин итәргә кирәк. Анда Covid-19 инфекциясе белән авырган һәм алты ай элек вакциналанган кешеләр дә исәпкә алына.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100