news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакайда диңгезчеләр хөрмәтенә монумент ачылды

Монументны ачу тантанасында күрше-тирә районнардан, Башкортстан республикасыннан да диңгез флотында хезмәт иткән ир-егетләр җыелды.

Азнакайда диңгезчеләр хөрмәтенә монумент ачылды
http://aznakaevo-rt.ru/

(Азнакай, 24 июль, «Татар-информ», «Маяк», Лиза Нурлыева). Хәрби-диңгез флоты көне алдыннан Азнакайда диңгезчеләр хөрмәтенә монумент ачылды. Ул шәһәрнең Җиңү паркында урнашкан.

Монументны ачу тантанасында күрше-тирә районнардан, Башкортстан республикасыннан да диңгез флотында хезмәт иткән ир-егетләр җыелды.

Истәлекле бәйрәмне ачып, район башлыгы Марсель Шәйдуллин җитәкчелек һәм барлык азнакайлылар исеменнән тәбрикләү сүзләрен, изге теләкләрен җиткерде. Хәрби комиссар Рәдиф Камалиев диңгезчеләрнең Ватан сугышында, хәрби вакыйгаларда кылган батырлыкларын сөйләп узды.

Кунаклар да сүз алып, Азнакай диңгезче-ветераннарының киләчәктә дә шулай җитәкчелекнең игътибарында булып, хәрби дуслыкны саклап яшәүләрен теләделәр.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100