Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Алабугада мәдәни мирас объектларын саклау турында фикер алышалар
Очрашуның максаты — мәдәни мирас объектларын саклау һәм заманча файдалану мәсьәләләре буенча фикер алышу.
(Алабуга, 24 июль, «Татар-информ», «Алабуга нуры»). Алабугада РФ Иҗтимагый палатасының мәдәниятне үстерү һәм рухи мирасны саклау мәсьәләләре буенча комиссиясенең һәм ТР Иҗтимагый палатасының уртак утырышы уза. Алар мәдәни мирас объектларын саклау һәм заманча файдалану мәсьәләләре буенча фикер алышу максатыннан җыелды.
Утырыш ике көн дәвамында барачак. Анда Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Татарстанның Казан, Алабуга, Әлмәт, Чистай, Бөгелмә, Болгар, Зөя, Тәтеш шәһәрләреннән 40ка якын эксперт катнашачак.
Кичә алар тарихи өлеш буенча йөреп чыктылар, яңадан торгызуны таләп итә торган һәм уңышлы файдаланыла торган мәдәни мирас объектларын карадылар. Нәтиҗәләр буенча резолюция кабул ителәчәк утырыш һәм дискуссия, бүген КФУның Алабуга институтында узачак.
Чарада тәҗрибә уртаклашу һәм Россиянең кече шәһәрләрендә һәм тарихи җирлекләрендә архитектура һәйкәлләрен саклау буенча тәҗрибә уртаклашу булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз