news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөгелмәлеләр Россия чик сакчыларының төбәкара форумында катнашты

Тольятти шәһәрендә Россия чик сакчыларының төбәкара форумы узды.

Бөгелмәлеләр Россия чик сакчыларының төбәкара форумында катнашты
http://bugulma-tat.ru

(Бөгелмә, 24 июль, «Татар-информ», «Бөгелмә авазы»). 17-19 июль көннәрендә Тольятти шәһәренең «Транспортчы» ял базасында, Бөтенроссия чик буе туганлык берлеге эгидасы астында, Россия чик сакчыларының төбәкара форумы узды. Бөгелмә чик сакчылары форумда шәһәрдә күптән түгел генә ачылган «Хәтер» хәрби дан залы турында сөйләде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Форумда Бөгелмәдән чик буе гаскәрләренең диңгез частьлары ветераннары Анатолий Николаев һәм Фәрит Асылгәрәев катнашты. Очрашуга Россиянең 27 төбәгеннән чик сакчылары, башлангыч чик буе оешмаларыннан 112 вәкил килгән иде.

150дән артык катнашучы үзләренең хезмәт елларын, чик буе гаскәрләренең данлы традицияләрен искә төшерде, тормыштагы кызыклы вакыйгалар белән уртаклашты, ә кайберләре 40 елдан соң бергә хезмәт иткән иптәшләре белән очрашты. Бу инде шундый чараның икенчесе. Чик сакчыларының беренче слеты былтыр Казан шәһәрендә узган.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100