Бүген Казанның өч районында ут булмаячак

Ут бетеп тору электр тапшыру линияләрен (ЛЭП), трансформатор кече станцияләренең электротехник җиһазларын планлы ремонтлау белән бәйле.
(Казан, 24 июль, "Татар-информ"). Бүген Казанның өч районында ут булмаячак. Бу хакта мэрия сайтында хәбәр ителә.Ут бетеп тору электр тапшыру линияләрен (ЛЭП), трансформатор кече станцияләренең электротехник җиһазларын планлы ремонтлау белән бәйле.8.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр Вахитов районында Островский ур., 53 адресы буенча урнашкан тулай торакта, 9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр–Татарстан ур., 9, 11, 14.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр – Волков ур., 7/29, Овражная ур., 13, Старая ур., 4 адреслары буенча ут булмаячак.9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр Совет районында түбәндәге адреслар буенча ут бетеп торачак: Азат Аббасов ур., 11, 12, Ак.Губкин ур., 48, 52а, шулай ук Зур Клыки бистәсендә Трудовая урамында.9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Идел буе районында Мирный бистәсенең 1-нче Арал, 2-нче Арал, Календарь, Кулаевская, Мелитополь, Селькор, Счастливая, Черниговск урамнарында, шулай ук Р.Зорге ур., 57/29, 61, 63, 65; Җиңү проспекты, 33; Ферма-2 ур., 98, 98а, 98б, 98в адреслары буенча ут булмаячак.