Равил Моратов: “Татарстан пляжларын җиһазландырырга кирәк”

Казанда бары тик өч комлык кына тиешле таләпләргә җавап бирә

(Казан, 24 июль, "Татар-информ", Наталья Рыбакова). Бүгенге көндә Татарстанда 54 пляжның бары тик 34 е генә күпмедер күләмдә тиешле таләпләргә җавап бирә. Казандагы 6 комлыкның 3 се (“Локомотив”, “Түбән Елга аръягы” һәм “Ривьера”) әнә шундыйлар рәтенә керә.
Бүген Татарстанда Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең чираттан тыш утырышында РФ Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе җитәкчесе урынбасары – аз сыешлы суднолар буенча Дәүләт инспекциясе бүлеге башлыгы Рафаэль Яппаров әнә шул хакта хәбәр итте. Утырыш Казанда видеоконференция режимында узды, аны ТР Премьер-министрының беренче урынбасары, комиссия рәисе Равил Моратов үткәрде. Утырышта ТР гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хәбибуллин катнашты.
Рафаэль Яппаров хәбәр иткәнчә, республикада көн саен кешеләр күпләп ял итә һәм су коена торган урыннар тикшерелә. Тикшерү нәтиҗәләре буенча җитешсезлекләр ачыклана һәм муниципаль берәмлекләргә хатлар җибәрелә. Бүгенге көндә куркыныч урыннарда 171 аншлаг куелган, җиһазландырылмаган урыннарда аларның саны 215 кә җитә.
Агымдагы елда республикада 20 комлыкны куллану рөхсәт ителмәгән. Моның төп сәбәбе – Санитария-эпидемиология күзәтчелегенең бәяләмәсе һәм акча булмауда.
Утырышка нәтиҗә ясап, Равил Моратов республика пляжларын җиһазландырырга һәм тәртипкә китерергә кирәк, дип билгеләп үтте. “Безгә комлыкларны җиһазландыру мәсьәләсен хәл итәргә, аларда су коену һәм ял итү өчен барлык шартларны тудырырга кирәк. Моның өчен финанс чыгымнарын билгеләү, суның сыйфаты тиешле таләпләргә туры килүенә даими контроль ясау зарур”, - дип ассызыклады ул.