Татарстан Россиянең иң инновацион регионнары өчлегенә керде

«Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Татарстан Республикасы инновацияләр үсешенең гомуми дәрәҗәсе буенча алда бара, — тотрыклы топ-3», — диелә тикшеренү материалларында.

(Казан, 24 июнь, «Татар-информ»). Татарстан РФ субъектларының инновацион үсеше рейтингында, Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан гына калышып, өченче урынны алды. Бу хакта «Татар-информ»га Югары икътисад мәктәбе хәбәр итте.

«Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Татарстан Республикасы инновацияләр үсешенең гомуми дәрәҗәсе буенча алда бара, — тотрыклы топ-3. Яңа рейтингта Татарстан Республикасы икенче урынны Санкт-Петербургка бирде һәм үзе өченче урынны алды», — диелә тикшеренү материалларында.

Шулай итеп, Татарстан инновацион активлык өлкәсендә (Чувашия, Мордовия, Мәскәү, Петербург, Томск һәм Түбән Новгород өлкәләре белән бергә) алдынгы урыннарны алып тора, шулай ук 2012 елдан фәнгә һәм инновацияләргә бюджет чыгымнарын арттыру ярдәмендә инновацион сәясәтнең сыйфаты буенча беренчелекне тотып тора.