Түбән Камада шәһәрнең 55 еллыгына багышланган тематик трамвайлар йөриячәк

Трамвайлар 2нче маршрут буенча 14:00–15:00 сәгатьләрдә хәрәкәт итә.

(Казан, 24 июнь, «Татар-информ»). 24 июньдә, шәһәр буенча Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елына һәм Түбән Каманың 55 еллыгына багышланган тематик трамвайлар йөриячәк.

Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителгәнчә, трамвайлар 2нче маршрут буенча 14:00–15:00 сәгатьләрдә хәрәкәт итә. Халыклар дуслыгы йорты һәм үзәк китапханә белгечләре түбәнкамалылар өчен кызыклы бәйрәм программасы, викториналар һәм фотозоналар әзерләгән.