Мостай Кәрим исемендәге фонд директоры Әлфия Мостафинага мактаулы исем бирелде

Бу указны Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров имзалаган.

(Казан, 24 июнь, «Татар-информ»). Мостай Кәрим исемендәге фондның директоры, Башкортстан халык шагыйренең кызы Әлфия Кәримовага 70 яшьлек юбилее көнендә «Башкортстанның атказанган мәдәният эшлеклесе исеме бирелде.

Бу мактаулы исем аңа мәдәният һәм сәнәгать үсешенә зур өлеш керткәне өчен бирелгән. Бу указны Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров имзалаган. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итә.

«Сезне чын күңелдән юбилеегыз белән котлыйм! Сез күп еллар Башкортстанның бөек халык шагыйре Мостай Кәримнең бай әдәби мирасын саклауга, яшьләр арасында аның иҗатының популярлыгын арттыруга, җәмгыятьтә уку культурасын үстерүгә зур өлеш кертәсез.

Сезгә нык сәламәтлек, иминлек, бетмәс-төкәнмәс энергия һәм иң изге теләкләр телим», диелгән Радий Хәбиров котлавында.