news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Метроэлектротранс»ның элекке җитәкчесе Әсфән Галәвов «Таткоммунэнерго»га билгеләнде

«Таткоммунэнерго» котельныйларда пар һәм кайнар су (җылылык энергиясе) җитештерү белән шөгыльләнә.

(Казан, 24 июнь, «Татар-информ»). «Таткоммунэнерго» республика җитештерү берләшмәсе» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры итеп «Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятисенең элеккеге җитәкчесе Әсфән Галәвов билгеләнде. Бу турыда Юридик затларның бердәм дәүләт реестрында хәбәр ителә.

«Таткоммунэнерго» эшчәнлегенең төп төре — котельныйларда пар һәм кайнар су (җылылык энергиясе) җитештерү.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, «Метроэлектротранс» МУП генераль директоры итеп элек Казан транспорт комитеты җитәкчесе вазифасын биләгән Айдар Габделхаков билгеләнгән.

Әсфән Галәвов «Метроэлектротранс»ны һәм аңа кадәрге «Казгорэлектротранс» оешмасын 2001 елдан башлап җитәкләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100