Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Эссе һава торышы сәбәпле, Казанда йөк машиналары төнлә генә йөри алачак
Алар кичке сәгать уннан иртәнге сәгать унга кадәр генә хәрәкәт итә алачак.
(Казан, 24 июнь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Республика башкаласында аномаль эссе һава торышы булу сәбәпле, Казанның Дәүләт автоинспекциясе автомобиль юлларында гадәттәгечә йөк машиналары өчен чикләүләр кертелүен искә төшерә. 32 градустан югары температурада, йөк машиналарына көндез юлларда йөрү тыелачак. Алар кичке сәгать уннан иртәнге сәгать унга кадәр генә хәрәкәт итә алачак.
«Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, сезонлы чикләүләр пассажирларны йөртүче автобусларга, табигый бәла-казалар яки башка гадәттән тыш хәлләр нәтиҗәләрен бетерү өчен кирәкле йөкләрне ташуга, юл-төзелеш техникасын һәм авария-торгызу һәм ремонт юлларын уздырганда кулланыла торган материалларны ташуга кагылмый», — дип аңлаттылар ЮХИДИда.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз