news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эшсез казанлыларны эшкуарлык нигезләренә бушлай өйрәтәчәкләр

Курс WorldSkills стандарты буенча «Эшмәкәрлек» компетенциясендә уза.

(Казан, 24 июнь, «Татар-информ»). Казанда яшәүчеләр «Бизнес-проектлау технологияләре» квалификациясен күтәрү һөнәри программасы буенча бушлай белем ала.

Курс эшсезләр һәм эш эзләүче, мәшгульлек хезмәте органнарына мөрәҗәгать иткән, 50 яшьлек һәм өлкәнрәк казанлылар, пенсия алды яшендәге шәһәр кешеләре, шулай ук өч яшькә кадәрге баланы карау ялында булган хатын-кызлар һәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларның эшсез әниләре өчен билгеләнгән. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Укулар «Эшмәкәрлек» компетенциясендә WorldSkills стандарты буенча уздырыла. Курс 144 академик сәгатьтән тора. WorldSkills экспертлары һәм гамәлдәге эшмәкәрләр укучылар белән үз тәҗрибәләре белән уртаклашачак.

Укулар «Демография» милли проектының «Мәшгульлеккә ярдәм итү» федераль проекты кысаларында уздырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100